Җыр һәм театр сәнгате укучыларының уңышлары зурдан. Күптән түген алар Казан шәһәрендә булып “Илһамият” халыкара конкурс-фестивальдә катнашып кайтты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә. Җыр сәнгате бүлеге укучылары Кадрия Сәлимова, Гөлзирә Әһлиуллина, Камиль Абдуллин (җитәкчеләре Шәйгәрданова А.Р.) 3 дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Регина Шәймөхәмәтова 1 дәрәҗә дипломга лаек булды, Рузилә Шәяхметова, Диляра Ханова, Камилә Шәкертҗаянова – 2 дәрәҗә дипломга. Җитәкчеләре - Шәйгәрданова А.Р. Театр сәнгате бүлеге укучылары Ренат Низамов 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Әминә Шәйгәрданова 1 дәрәҗә диплом, Әминә Вәлиева – 2 дәрәҗә диплом, Тимур Холматов – 3 дәрәҗә диплом алдылар. Җитәкчеләре – Замалова Л.Р.