Рәсем сәнгате бүлегендә белем алучы балалар көн дә ниндидер иҗат җимешләре булдыра. Чирек ахырында алардан күргәзмә ясалып, нәни рәссамнар эшчәнлегенә бәя бирелә. Шулай итеп күптән түгел рәсем сәнгате бүлегенең 1нче яртыеллыктагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Балаларның иҗат эшләре күптөрле һәм уку-укыту планы буенча алып барыла дип билгеләнде.