Тугаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Җәлил – үлемсез шагыйрь"дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Биредә укучылар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр.