2020 елның 20 февраленә
2020 елның 19 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 20 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Начар метеорологик күренешләр:
20 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Аязучан болытлы һава.
Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, көндез урыны белән.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..-2, көндез максималь һава температурасы 0..+2.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.