Мәктәбебездә "Ветеранда кунакта" патриотик акциясе дәвам итә. Укучылар һәм укытучылар график нигезендә ветераннарда булалар. алар өлкәннәргә ишегалларын кардан чистартуда, кибеттән продуктлар алып кайтуда, аптекадан дарулар китерүдә булышалар. Чәй өстәле янында чын күңелдән сөйләшүләр оештыралар.