Мөслим гимназиясе базасында балалар арасында уздырыла торган «Живая классика» Бөтенроссия яшь китап укучылар конкурсының муниципаль туры узды. Рус һәм чит ил классикларының әсәрләрен сәнгатьле укуга багышланган бәйгедә районның 100 дән артык укучы катнашты.
1-4нче сыйныф укучылары арасында иң-иңнәре: Мөслим гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы – Борһанова Карина һәм Михайловка урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы – Галимова Эльза – I урынга; Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Филиппова Алия һәм Мөслим гимназиясенең 1нче сыйныф укучысы Закиров Искәндәр - II урынга; Мөслим лицееның 3нче сыйныф укучылары Хафизова Лиана, Ибраһимов Ильяс һәм 1 нче сыйныф укучысы Салихова Алинә – III урынга лаек булдылар. (Җитәкчеләре – А.Р. Гомәрова, Т. Г. Родина, Л. А. Петрова, Л. А. Фәхретдинова, С. А. Иванова, А.Ф. Касыймова,Р. З. Шиһапова).
5-10 нчы сыйныф укучылары арасында түбәндәге укучылар җиңүче булдылар: Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы – Игнатьева Полина , Мөслим гимназиясе 9нчы сыйныф укучысы – Харитонова Рената, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы – Шамс Айрат һәм Мөслим лицееның 6 сыйныф укучысы Хәсәнов Азат. (Җитәкчеләре – О.Н. Макарова, А.В. Фазлиева, Р.Г. Фаррахова, Ч.Т. Әхмәтшина)