Ачык дәресләр һәм методик хәбәрләр алдан билгелән уку-укыту планы нигезендә алып барыла. Узган атнада сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Филюзә Шәрипова чираттагы методик эшен күрсәтте. Ул 2 сыйныф укучысы Ралина Шәрипова белән иҗади биремнәр өстендә шөгыльләнү мисалын күрсәтте.