Бөтенроссия "Чулман тургае" конкурс-фестивале

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

         Узган атналарда Яр Чаллы шәһәрендә “Чулман тургае” дип исемләнгән россиякүләм фестиваль-конкурс булып узган иде. Әлеге бәйгедә Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучылары катнашып, җиңүгә ирештеләр. Азалия Хафизова (укытучысы Галиева Г.И.)  - 2 дәрәҗә лауреат, Кадрия Сәлимова һәм Лиана Сибаева (укытучылары Шәйгәрданова А.Р.) – 3 дәрәҗә лауреат, Азалия Зарипова һәм Айназ Хәсәнова (укытучылары Шәйгәрданова А.Р.) – 1 дәрәҗә дипломант, Камилә Галиева (укытучысы Галиева Г.И.) – 1 дәрәҗә дипломант. Укучыларны һәм аларның укытучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International