Яр Чаллы шәһәрендә узучы конкурс-фестивальләрдә укучыларыбыз быел аеруча актив. Фортепиано бүлеге укучылары күптән түгел “Звезды из завтра” дип исемләнгән республикакүләм программада катнашкан иде. Румия Деникаева сыйныфында белем алучы Язилә Кыямова һәм Филүзә Шәрипова сыйныфында шөгыльләнүче Эльвина Хафизова программа кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә чыгыш ясаган иделәр. Инде нәтиҗәләр билгеле. Язиләбез сайлап алу турын узып, финал концертына чакыру алды. Алда да уңышлар юлдаш булсын дип телибез!