Сәнгать мәктәбе яңалыклары: "Сандугач сайрар илем" региональ фестивале

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

       Яшь башкаручыларның “Сандугач сайрар илем” регионара фестиваль-конкурсы быел да үз югарылыгында узды. Иң дәрәҗәле һәм катлаулы дип исемләнгән региональ фестивальдә быел да мәктәбебез укучылары зур уңышка иреште. Вокал сәнгате бүлегенең Айгөл Шәйгәрданова сыйныфында белем алучы Камилә Шәкертҗанова – 3 дәрәҗә лауреат һәм акчалата премия, Мөршидә Әхмәтҗанова сыйныфы укучысы Лиана Хәбибуллина һәм Гөлназ ЙОсыпова укучысы Гүзәл Замалова дипломга ия булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International