Бүген “Мөслим туган якны өйрәнү музее" нда Мөслим муниципаль районының сугыш чоры балалары һәм Вәрәшбаш авылының хөрмәтле кешеләре кунакта булдылар. Кунаклар өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Автономияле Республиканың барлыкка килү тарихы" дигән кызыклы экскурсия үткәрелде.