Укырга! Укырга! Укырга! Әлеге сүзләр инде ничә еллар дәвамында төрле һөнәр ияләре өчен лозунг булып тора. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары да лозунгны үз эш девизы итеп алды. Һәрдаим укытучылар квалификация күтәрү курсларында белем ала. 2018-2019 уку елында исә ике укытучыбыз Латыпова А.М., Газизов Р.Ф. переподготовка, ягъни яңа һөнәр үзләштерү курсларын узды. 2019-2020нче уку елында исә бу 15кә әйләнде. Бүгенге көндә мәктәпнең 15 укытучысы яңа квалификация үзләштерү турында дипломнар алды.