Сәнгать мәктәбе яңалыклары: композитор Ә.Бакиров истәлегенә музыкаль кичә

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

       2019-2020нче уку елы зур даталарга бай булу сәбәпле, мәктәбебездә узган чараларны да еш кына шуларга багышлыйбыз. Узган атнада фортепиано бүлеге укытучысы Алеся Латыпова моннан 100 ел элек дөньяга килгән танылган композитор Әнвәр Бакиров истәлегенә чара оештырды. Җыр, фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлекләре укучылары өчен бөек шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы, гаилә уңышлары, иҗади мирасы турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International