Тәҗрибә күрсәткәнчә, дәрестән тыш чаралар балаларны да, укытучыларны да берләштерә. Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы шуны күздә тотып, балалар өчен тәрбияви, күңел ачу чараларын еш оештыра. Күптән түгел халык уен кораллары бүлеге укучылары кино карарга барды. Һәркемнең күңеле шат булып кайтты.