Безнең төп максат – балаларга музыкаль белем бирү генә түгел, ә аларны бар яклап та камил, тәрбияле, итагатьле итеп үстерү. Мөслимдәге Җәмигъ мәчетенә оештырылган экскурсия шундый чараларнын берсе булды. Сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлегенең 20гә якын укучысы район мөхтәсибәте вәкилләре җитәкчелегендә мәчет эшчәнлеге белән танышты, китапханә, мәдрәсә бүлмәләрендә булды. Ахырдан мәчет хәзрәте тарафыннан балаларга тәрбияви әңгәмә дә оештырылды.