Әдәби иртә.

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Метрәй авыл китапханәсе,авыл мәдәният йорты белән берлектә, Метрәй балалар бакчасы кечкенәләре өчен ,,Ватан нәрсәдән башлана?" исемле әдәби иртә үткәрде. ,,Ватан нәрсәдән башлана..." җырының сүзләре һәркемгә билгеле. Кече яшьтән безне Ватанны, туган ягыңны, авылыңны яратырга өйрәтәләр. Ә Ватан нәрсә ул? Ул нәрсәдән башлана? Әлеге сорауга безнең Метрәй авылы балалар бакчасы нәниләре дә җавап эзләделәр. Китапханәче балаларны Татарстан Республикасы символлары,аларның килеп чыгышы тарихы белән таныштырды .Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар,үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International