«Расти с книгой малыш».

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

«Расти с книгой малыш» проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсендә МБДОҮ “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды. Балалар өчен яңа китап, журналлар дан торган китап күргәзмәсе күрсәтелде. Китапханәче балаларны «Формалар», «Хайваннар», «Саннар», «Төсләр» дигән махсус әзерләнгән дидактик материаллар белән таныштырды, шулай ук балалар табышмакларга җавап эзләделәр, өстәл уеннары уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International