Мөслим туган як хезмәткәрләре бөтендөнья хиджаб көне уңаеннан үткәрелгән “Күркәм киемле хатын-кыз” кичәсендә катнашы. Әзерләнгән күргәзмә һәркемнең күңеленә хуш килде. Килгән кунаклар борынгы татар хатын-кызларының киемнәре, аларның тормышы турында да кызыклы мәгълүматлар белделәр.