27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 76 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә.
Үзәк китапханә хезмәткәре ГАПОУ “ Мөслим политехника техникумы” студентлары өчен "Ленинград блокадасы"дип исемләнгән Батырлык дәресе үткәрде. Китапханәче Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, Ладога күле аша салынган «Тормыш юлы» турында сөйләде. Ул камалыш көннәрендә Таня Савичева алып барган көндәлекбелән таныштырды. Китапханәче сөйләвеннән студентлар камалыш вакытында кешеләрнең ничек яшәгәнен, эшләгән һәм укыганын белделәр. Ленинград блокадасы вакытында бирелгән икмәкнең нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турында сөйләве студентларда зур тәэсир калдырды. Чара ахырында студентлар блокадада яшәүчеләрнең, бигрәк тә балаларның батырлыгы Ватанга чиксез мәхәббәт, батырлык үрнәге булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.