24 гыйнварда Казан шәһәре Мәскәү районының 75-нче номерлы гимназиясе базасында XVIII Раштуа укулары узды. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирянов Рүзәл В.Г. Распутинның « Яшә һәм хәтерлә» һәм М. Мәһдиевның «Кеше китә - җыры кала» әсәрләрендә шәхси сайлау һәм җаваплылык проблемасы дигән чыгышы өчен III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.