Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 3-нче сыйныф укучылары өчен “Хочу всё знать!” исеме астында кызыклы викторина үткәрде. Балалар төрле мавыктыргыч сорауларга җаваплар эзләделәр, әкиятләр һәм әкият геройларын искә төшерделәр. Әлеге чара күтәренке рухта бик күңелле узды.