Авыл хуҗалыгы идарәсе

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 16 гыйнварында авыл хуҗалыгы идарәсендә район кошчылары киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Никитин Андрей Михайлович, Мөслим районы РГВО башлыгы Шәяхмәтов Ришат Райхан улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Бәширов Илгиз Вакыйф улы катнаштылар.

Киңәшмәдә терлек һәм кош-кортны сатып алу һәм сату буенча эшчәнлекне тормышка ашыру тәртибен аңлаттылар, бер үк вакытта хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларын профилактикалау буенча белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International