13 санын яратмыйбыз, куркабыз һәм шикләнәбез. Һәм бары тик 13 гыйнварга гына сөенәбез. Чөнки бу көнне генә янәдән бар халык Яңа елны каршылый!Ә безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә. 13 гыйнвар кичендә дә «Мөслим йөрәге” скверында куелган үзәк чыршы янында Мөслим халкы гөр килеп искечә яңа елны каршы алды.