Искечә Яңа ел бәйрәме алдыннан Кыш бабай белән Кар кызы ялгыз яшәүче, сәламәтлеге буенча яңа ел бәйрәм чараларына бара алмаган өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар. Бик теләп котлау сүзләре җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.