Яңа Усы мәдәният йорты директоры китапханә белән берлектә, балалар өчен "Кышкы табышмаклар" дип исемләнгән викторина оештырдылар. "Чыршыкай" һәм "Суыккай" командалары кыш турында табышмаклар чиштеләр. Әлбәттә инде дуслык җиңде! Оештыручылар балаларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр.