Мөслим районының демографик хәле

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

12 ай эчендә районда 153 сабый тууы теркәлгән. Узган ел малайлар туу “гүзәл” затлардан калышса (2018 елда малайлар – 66, кызлар – 90), бу елда малайлар күбрәк туа: 79 ир бала, 74 кыз бала.

Шунысы куанычлы, өченче бала тудырырга карар иткән гаиләләр саны һаман арта. Беренче балалар – 52, икенче балалар – 38. Өченче балалары туган 51 гаилә күп балалы булды. 12 бала гаиләдә дүртенче һәм бишенче бала булып дөньяга килде.

Балаларның күбесе – 115 бала – тулы гаиләдә туган: аларның әти-әниләре никахта тора.

Гаилә корырга теләүче гашыйкларның саны артуын да билгеләп үтәргә кирәк. 2019 елда 125 никах теркәлгән, бер ел элек 123 гаилә берлеге теркәлгән.

Берәүләр балалар тууга һәм гаилә коруга сөенгән арада, икенчеләре никахларын өзә. Ел башыннан 40 гаилә таркалган, узган елның шул ук чорында алар 49 булган. Бу сан кимү безне, әлбәттә, сөендерде.

2019 елда районда 280 кеше: 154 ир-ат, 126 хатын-кыз вафат булды. Узган елгы статистика буенча 325 кеше: 147 ир-ат, 178 хатын-кыз үлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International