Метрәй авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен "Кар патшалыгында, салкын дәүләттә" исемле күңел ачу чарасы үткәрде. Чарада төрле хәрәкәтле уеннар, конкурслар үтте. Балалар чыршы тирәсендә әйлән - бәйлән әйләнделәр, бер - берләренә изге теләкләр теләделәр.