3 гыйнвар көнне универсаль спорт комплекста баскетбол буенча “Яшьлек ССК” кубогына ярыш үтте. Спорт һәм сәләмәтлек декадасы кысаларында уздырылган районара ярышты беренчелекне “СОК Юность” командасы яулады. 2 урында Актаныш районы, 3 урында спорт мәктәбе командасы, 4 урында Минзәлә командасы калды. Җиңүче командалар “Яшьлек ССК” грамоталар, медальлар һәм кубок белән бүләкләнде.