28 нче декабрь көнне район үзәгендә Яна ел алды ярминкәсе гөрләде. Авыллардан килгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады әлеге чараның бизәге булды. Бәйрәм чарасы мәдәният йорты үзешчәннәренең дәртле җырлары белән үрелеп барды.