Бу елны Мөслим авылының төп Яңа ел чыршысы кичә, 23 декабрьдә ачылды. "Мөслим йөрәге» скверында районның төп чыршысын ачу тантанасы узды. Йөзләгән мөслимлеләр һәм кунаклар матур итеп бизәлгән чыршы янына җыелдылар. Сәхнәдә сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары чыгыш ясады, ә «Игелеклелек уят» отряды волонтерлары балаларны һәм олкәннәрне бирегә чакырып чыршы янында флэшмоблар биеде!!! Ниһаять, бәйрәмнең иң көтеп алынган һәм тылсымлы мизгеле җитте, чыршы төрле төстәге утлар белән балкыды. Тирә-юньдәгеләр тагын да яктырак һәм матурланды. Чара җыр - бию белән дәвам итте, ә Кыш Бабай 31 декабрьдә килеп Яңа елны бергә бәйрәм итәргә вәгъдә бирде!