10 декабрь көнне вокал сәнгате бүлегендә дә ачык дәрес узды. Бүлек укытучысы Айгөл Шәйгәрданова “Вокаль-техник алымнарны ансамбль белән эшләүдә куллану” темасына дәрес күрсәтте. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева, дәресне караганнан соң, уку процессын оештыруга кертергә кирәкле булган тәкъдимнәрне җиткерде.