Катмыш авылында туып-үскән Марат Вәли улы Ганиев укучылар белән очрашты

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

"Мөслим туган як музее" нда туган якташыбыз, Катмыш авылында туып-үскән Марат Вәли улы Ганиев белән Г.Тукай исемендәге мәктәп, Мөслим лицееның 8 һәм 10 сыйныф укучылары очрашты. Безнең кунак балаларга үзенең эзтабарлар отрядындагы эшчәнлеге турында сөйләде, "Сталинград сугышы" чорындагы экспонатларны күрсәтте, видеоролик һәм фоторәсемнәр күрсәтте, музейга экспонатларның берсен бүләк итте.Моңа кадәр Марат Вәлиевич шулай ук музейга "Батырлар йорты" залында урнаштырылачак күп сандагы экспонатларны тапшырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International