Билгеле булганча, декабрь ае инвалидлар ункөнлеге белән башланып китә. Традиция буенча бу чорда мөслимлеләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызга ярдәм күрсәтә. Шул уңайдан 4 декабрь көнне Мөслим районы буйлап хәйрия марафоны игълан ителде. Сәнгать мәктәбе коллективы да райондашлаыбызга кушылып, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнарга акчалата ярдәм күрсәтте.