Сәнгать мәктәбе яңалыклары: юбилярыбыз Эльмира Лотфуллина

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

        Халыкара әниләр көненә багышлап район мәдәният йортында концерт программасы күрсәтелде. Мөслим сәнгать мәктәбендә озак еллар техник хезмәткәр булып эшләүче Эльмира Лотфуллина юбиляр буларак, тантанада котлауга лаек булды. Моннан тыш, коллегаларыбыз әниләрне котлап, концерт программасы да әзерләгән иде. Укытучыларыбыз Гүзәл Галиева, Филүзә Шәрипова, “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбле чыгышлары райондашларыбызның алкошларына күмелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International