9 декабрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге волонтерлары Түбән Табындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле кәеф сәгате» дигән уен программасы белән коррекция мәктәбенә бардылар.

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

9 декабрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге волонтерлары Түбән Табындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле кәеф сәгате» дигән уен программасы белән коррекция мәктәбенә бардылар . Әлеге чараның максаты булып балаларны күңелле уеннар белән таныштыру; фикерләүне, хәтер, зирәклекне үстерү; юмор хисе тәрбияләү тора. Танышу, командалык барлыкка китерү, логик фикерләү буенча тренинг биремнәреннән соң флэшмоб биеделәр, ә аннан соң күңелле эстафета оештырылды. Анда балалар төрле уеннарда һәм ярышларда үз көчләрен сынап карадылар. "Мизгел" яшьләр үзәге делегациясе балаларга сәламәтлек өчен спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында искә төшерде, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм чын фотосессия оештырды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International