2019 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы узды. Утырышка агрофирмалар, структур бүлекчәләр, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм комиссия әгъзалары чакырылган иде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә кышкы чорда төзелеш объектларында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү булды.