«Чынга ашачак хыял».

2019 елның 6 декабре, җомга

   Инвалидлар декадасы уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Түбән Табын интернат-мәктәбенең 5-9нчы сыйныф укучылары өчен «Чынга ашачак хыял» исеме астында "Могҗизалар кыры" уены үткәрде. Балалар алдында Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Бадертдинова М. Р. чыгыш ясады.  Уенчыларга бүләкләрнең иганәчесе булып "Маяк"халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге, социаль яклау бүлеге торды. Уенның абсолют җиңүчесе булып Самсонов Эльнур танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International