Хәйрия ярминкәсе

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Михайловка урта мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды.Педагоглар һәм укучылар бу ярминкәне оештыруга һәм үткәрүгә актив катнаштылар. Балалар үз куллары белән төрле эшләнмәләр, сувенирлар, бизәнү әйберләре ясадылар. Ә яшь аш-су осталары әти-әниләре ярдәме белән ярминкә өчен үз кулинария шедеврларын әзерләгәннәр. Барысы да бер-берсен гаҗәпләндерәсе килде! Ярминкәдә әлеге кул эшләнмәләрен, сувенирларны һәм тәм — томнарны сатучылар сайлап алынды.Мондый чараларның бу мәктәптә традициягә әйләнүен, шик тудырмыйча, ел саен анда күбрәк кеше катнашуын билгеләп үтү күңелле. Якыннарыбызга ярдәм – безнең тормышыбызның нигезе, ул изге гамәлләрдән тора. Чөнки игелекле эшләр үзеннән соң онытылмаслык эз, тынычлык һәм гармония калдыра. Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз! Бу дөньяда барысы да бәхетле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International