19 ноябрь көнне" Мөслим туган як музее"нда Тойгелде мәктәбенең 8 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Балалар өчен музей заллары буйлап төрле экспозицияләр белән кызыклы экскурсия үткәрелде, алар ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм итте. Балалар зур кызыксыну белән экскурсоводның сөйләвен тыңладылар һәм экспонатлар белән таныштылар.