23 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Бәхет йолдызы” дип исемләнгән республика конкурсы булып узды. Әлеге бәйгедә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, җиңү яулады. Кәдрия Сәлимова – 3нче дәрәҗә лауреат, кызлар дуэты – 3нче дәрәҗә лауреат, Айназ Хәсәнова – 1нче дәрәҗә дипломант (укытучылары – Айгөл Шәйгәрданова), Диләрә Хәйруллина – 2нче дәрәҗә дипломант (укытучысы – Гөлназ Йосыпова).