Үзләре дә, укучылары да йолдыз! Мондый сүзләрне һичшиксез Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары турында әйтергә була. Чөнки район күләмендә оештырылган һәр мәдәни чарада сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары чыгыш ясый. Күптән түгел алар районда оештырылган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагәте хезмәтчәннәре слетында чыгыш ясадылар.