Рәсем сәнгате бүлеге укучылары традицион формада булмаган дәресләрне үз итә. Мөслим туган як музеенда узган дәресләр укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Балалар музейда булган тарихи экспонталар белән танышты, илһам чыганагы алды. Соңыннан алар класс җитәкчеләре Эльмира Галиева кул астында районыбыз территориясендә яшәүче хайваннарны ясады.