Район территориясендә өмәләр дәвам итә. Бу көннәрдә мөслимлеләр Ык буе әрәмәсен кыргыйланган тал агачларыннан арындыра. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Рунар Шәяхмәтов, Радик Газизов, Илшат Ибраһимов та әлеге чарага үзеннән өлеш керттеләр.