26 ноябрь көне Мөслим сәнгать мәктәбе өчен ачык дәресләргә бай көн булды. Бу көнне беренчеләрдән булып вокал сәнгате бүлеге укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова ачык дәрес бирде. “Музыкада баланың күңел халәте” дигән темага оештырылган ачык дәрестә Мөршидә Мирзахановна музыка ярдәмендә төрле хис-кичерешләрне күрсәтү алымнарын тасвирлады.