Инде хәбәр иткәнебезчә, сәнгать мәктәбендә “Мәктәп һәм гаилә” дип исемләнгән проект эшләп килә. Әлеге проект кысаларында Халыкара әниләр көненә багышлап халык уен кораллары бүлеге зур чара оештырды. Укучылар әни-әбиләр концерт номерлары белән сөендерде, укытучылар өчен кунаклар кызыклы биремле уеннар әзерләгән иде. Әниләребез дә буш кул килмәгән. Алар бәйрәмгә үзләренең кул эшләнмәләреннән күргәзмә әзерләде.