Фортепиано бүлеге – Мөслим сәнгать мәктәбендә эшләп килүче 7 юнәлешнең иң авыры дип санала. Фортепианода уйнар өчен бала математик яктан төгәл, музыкаль материалны тиз отып алучан, куллары белән дөрес идарә итүчән булырга тиеш. Ә моның өчен уку-укыту программасына технич күнегүләр дигән махсус инструментлар бар. Фортепиано бүлегендә бүгенг көндә 32 укучы белем ала. Шуларның 8е – 1 сыйныф укучылары. Күптән түгел балалар техник зачет тапшырды. Пианистлар гадәттә бу зачетта гамма һәм этюд уйный.