“Театр яктылыкка нурга илтә!” Әлеге афоризм кебек яңгыраган сүзләрне без еш ишетәбез. Нәрсәдә соң аның асылы? Бу сорауга җавапны театр һәм җыр сәнгате укучылары белә. Чөнки алар катнашында узган айда сәнгать мәктәбендә дәрестән тыш чара оештырылды. Укучылар төрле спектакльләрдән өзекләрне сәхнәләштерде. Әдәби әсәрләрдә яңгыраган җырларны тыңлады.