Кайда гына чыгыш ясамый сәнгать мәктәбе укучылары. Безнекеләр хәтта авыл җирлекләрендә узучы чараларның да матур бизәге. Күптән түгел халык уен кораллары бүлеге укытучысы Радик Газизов җитәкчелегендәге баянчылар ансамбле Тат.Бүләр авылында узган чарада чыгыш ясап, зур алкошларга күмелде.