1 октябрь Халыкара музыка көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучылары зур бәйрәм оештырды. Алар популяр мультфиль җырларын башкарды, легендар артистлар белән танышты. Шул ук вакытта укучылар белән террорчылыкка каршы тәрбия сәгате оештырылды.