Сәнгать мәктәбе яңалыклары: биючеләргә экстремизмга каршы

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

        Террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш барлык мәгариф учреждениеләрендә дә уку елы дәвамында төгәл алып барыла. Мөслим сәнгать мәктәбенең дә әлеге юнәлеш буенча билгеле эш планы бар. Шуның нигезендә октябрь ае дәвамында һәр бүлек тәрбия сәгате уздырырга тиеш иде. Бию сәнгате бүлеге бу эшне беренчеләрдән булып башкарды. Укытуылары Алина Газетдинова җитәкчелегендә бүлектә белем алучы балалар террорчылыкны булдырмау юллары белән танышты, җәмгыятьне әлеге явыз күренеш белән көрәшергә чакыручы плакат ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International